ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Куйбышев сусаклагычы янына үтүгә каршылык булып тора торган вак ташлар өемнәрен ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары быелның июнендә ачыклады. «Вираж» ЯАҖ тарафыннан төзелеш материаллары яр буенда су объектыннан ярты метр ераклыкта складка салына. Тутырылган территориянең мәйданы 70 кв.м тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әйләнә-тирә мохитнең күптөрлелеге, хәзерге дөньяда эколог һөнәренең әһәмияте, табигый байлыкны саклау эшенә һәр кеше кертә торган өлеш. Баулы шәһәренең Үзәк балалар китапханәсендә “Планета чисталыгы – күңел чисталыгы” дигән экологик сәгать узды. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында белем бирү чарасын 4нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен үткәрделәр.


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев «Роскартография» АҖ генераль директорының киңәшчесе, атказанган геодезия һәм картография хезмәткәре Александр Краюхин белән очрашты. Министр Татарстанда җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу, минерал-чимал базасын файдалану һәм торгызу турында, Татарстан Республикасы территориясендә геологик разведкалау һәм геодезик эшчәнлек турында, файдалы казылмалар запасларына дәүләт экспертизасы үткәрү һәм озак срокка социаль-икътисадый программа төзү турында сөйләде.

“Тыюлык дәресе” Бөтенроссия проектында катнашучылар саны буенча Татарстан Республикасы лидер булды. Мероприятие йомгакларыннан күренгәнчә, акциядә 63 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Хакасиядә Тыюлык утраулары дусларының беренче Халыкара яшьләр слеты кысаларында узды.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Табигать матурлыгы нәрсәдә, нәрсә ул Кызыл китап һәм табигый ресурсларны ничек саклап калырга? Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121нче лицейда узган экологик дәрестә болар бүген төп сораулар булды. Белем бирү чарасын 2 “д” сыйныфы укучылары өчен мәктәп педагоглары белән бергә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Шиһапова үткәрде.

Җәяү йөрү, ике тәгәрмәчле транспорт һәм җәмәгать транспорты. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүген Автомобильсез көн шулай уза. Министр Фәрит Габделганиев бүген җәмәгать транспортыннан файдаланды, юлның күпчелек өлешен җәяү узды.

Бүген Автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бөтендөнья акциясе әйләнә-тирә мохиткә автомобильләрнең тискәре йогынтысы турында искә төшерергә һәм кешеләрне альтернатив чаралардан: җәмәгать транспортыннан, велосипедтан яки башка транспорт чараларыннан файдалану зарурлыгы турында фикергә килергә өндәргә тиеш.

Ике елга иректән мәхрүм ителү. Казанда яшәүче берәүгә, Лаеш районында законсыз ком чыгарган өчен, шундый җәза бирелде. Файдалы казылма урлау факты буенча тиешле карарны Лаеш район суды чыгарды. Табигать саклау өлкәсендә закон бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 2016 елның ноябрендә ачыклады.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы журналистларны “Табигать белән гармониядә” конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 7 тематик номинация буенча үткәрелә:
1. “Сокландыргыч матурлык” – сирәк һәм уникаль табигать күренешләре.
2. “«Өйрәнелмәгән Россия” – картадагы уникаль һәм кыен юллы урыннар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International