“Планета чисталыгы – күңел чисталыгы”. Баулыда укучылар өчен экологик сәгать узды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Әйләнә-тирә мохитнең күптөрлелеге, хәзерге дөньяда эколог һөнәренең әһәмияте, табигый байлыкны саклау эшенә һәр кеше кертә торган өлеш. Баулы шәһәренең Үзәк балалар китапханәсендә “Планета чисталыгы – күңел чисталыгы” дигән экологик сәгать узды. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында белем бирү чарасын 4нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен үткәрделәр. Балалар районның тыюлыклы урыннары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар, “Мин китап белән табигать дөньясын ачам” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм табигатьне саклап торуның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Инспектор Илүсә Сәетова балаларны эколог һөнәре белән таныштырды, идарәнең нәрсә белән шөгыльләнүен аңлатты һәм шәһәрнең экологик торышы турында балаларның сорауларына җавап бирде. “Безнең әйләнә-тирәбездәге дөньяның чәчәк атуы безнең аңа мөнәсәбәтебезгә бәйле. Өмәләрдә катнашып, табигатьне саклауда актив позиция күрсәтеп, сез уртак эшкә зур өлеш кертәсез”, - диде Экология министрлыгы белгече.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International