Татарстанда яшьләрнең “Чиста караш” 5-нче Ачык республика социаль экологик реклама конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. “Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге проект – гражданнарның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Яшь буынның чиста һәм тирән карашы, бирү формаларының төрлелеге - мәгълүматны төрле яшьтәге кешеләргә җиткерүнең бик яхшы ысулы. Ел саен конкурсның географиясе киңәя бара һәм катнашучылар саны арта, бу проектның әһәмияте үскәннән үсә баруы турында сөйли”.
«Әйдәгез, бөтенебез бергә планетаны саклап калыйк!» Буаның Яшьләр паркында шундый лозунг белән балаларның биюле флешмобы узды. Укучылар һәм мәктәпкәчә балалар шәһәр кешеләренә әйләнә-тирә мохитне саклауның төп мәсьәләләрен чагылдыра торган иҗади тамаша күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә гражданнардан мөрәҗәгать керде. Баулыда яшәүче хатын-кыз Баулы елгасы янына юлны рабица-челтәрдән эшләнгән койма белән бүлеп куйган күршесеннән зарлана. Әлеге ситуациянең законлылыгын ачыклау максаты белән, Ык буе идарәсе инспекторлары шул урынга барды.
18дән 30га кадәр яшьтәге татарстанлылар Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” дигән темага эссе конкурсында катнашырга чакырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән Оештыручысы булып Республика яшүсмерләр китапханәсе тора.
The ecological lesson in the form of an interactive conversation was held at Lyceum No. 159 of the Sovietsky District of Kazan. Educational event for 6-form students was conducted by the leading expert of the department of ecological education and interaction with public organizations of the Ministry of Ecology and Natural Resources of the Republic of Tatarstan Yulia Shigapova.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Баулы районында законсыз чүплек барлыгын ачыкладылар. Нефть белән пычранган пластик таралар һәм каплар «Татойлгаз» АҖ янәшәсендәге утыртылган урманда табылды.
“Россиянең экологик урыннары” дигән фоторәсемнәр конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Анда 7дән 99га кадәр яшьтәге теләгән һәркем катнаша ала.
Конкурс ике номинация буенча уза: “Россиянең экологик урыннары” һәм “Ярдәм таләп ителә!” Катнашу өчен, фотографияне 2017 елның 1 ноябренә кадәр конкурс сайтына урнаштырырга кирәк: http://www.эко2017.рф.
Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә яшәүчеләр хәзер Идел елгасы янына каршылыкларсыз үтә ала. Су объектының яр буе полосасын экологлар таләпләре буенча законсыз корылмадан арындырдылар. 2 метр биеклектәге металл койманы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары су саклау зоналары буйлап үткәргән рейдлары вакытында ачыклаган иде.
Экология елы кысаларына “Туган як табигате” дигән Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде, ул балаларда экологик темаларга кызыксыну уятуга һәм россиялеләрнең игътибарын туган җирнең экологик хәленә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурс өч яшь категориясе вәкилләре арасында үткәрелә:
Чаллының 200 кешесе “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылды. Акцияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе булышлыгы белән “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” ("Мусора.Больше. Нет.Набережные Челны") хәрәкәтендә һәм "Орион" Яшьләр үзәгендә катнашучылар оештырды.