Татарстан – Бөтенроссия тыюлык дәресе 2017 лидеры

2017 елның 23 сентябре, шимбә

“Тыюлык дәресе” Бөтенроссия проектында катнашучылар саны буенча Татарстан Республикасы лидер булды. Мероприятие йомгакларыннан күренгәнчә, акциядә 63 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Хакасиядә Тыюлык утраулары дусларының беренче Халыкара яшьләр слеты кысаларында узды. Бөтенроссия тыюлык дәресе 2017 лидеры дипломын Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры ярдәмчесе Айваз Зәкуановка тапшырдылар. Ул Татарстанда экологик белем бирү һәм мәгърифәткә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Һәр елны “Чисталык дәресләре”, экология дәресләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә яшь буынның белемнәрен ныгытуга юнәлтелгән башка чаралар уза. Айваз Зәкуанов моннан алда булган тыюлык утраулары дуслары яшьләр слетының Татарстанда узуы да символик икәнлеген әйтте һәм әлеге чараның күчмә “ачкычын” Хакасия Республикасына тапшырды.

Тыюлык утраулары дусларының беренче Халыкара яшьләр слетын үткәрү кысаларында Хакасиядә “Слет эзе” аллеясы ачылды. Чарада катнашучылар һәм кунаклар яшь чыршылар, миләшләр һәм алмагачлар утыртты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International