Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы журналистларны “Табигать белән гармониядә” конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 7 тематик номинация буенча үткәрелә:
1. “Сокландыргыч матурлык” – сирәк һәм уникаль табигать күренешләре.
2. “«Өйрәнелмәгән Россия” – картадагы уникаль һәм кыен юллы урыннар.
3. “Безнең кече туганнар” – хайваннар дөньясы үрнәкләре.
4. “Экология проблемалары” – антропоген йогынтыны яки стихияле афәтләрне тасвирлау.
5. “Шәһәрдәге табигать” – шәһәрләрнең флорасы һәм фаунасы.
6. “Россиянең яшел технологияләре” – ресурсларны рациональ файдалану технологияләрен кертү үрнәкләре.
7. “Экотурист сукмагы белән” – маршрутлар, тарихлар, кәефләр.
Катнашу өчен материалларны (текст, фотография, видеосюжет), 2017 елның 1 ноябреннән соңга калмыйча, garmonia-konkurs@cbi-mpr.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурска 2017 елның 1 январеннан 31 октябренә кадәр ММЧда чыккан эшләр кабул ителә.
Мероприятие нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә түбәндәге категорияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк:
- Иң яхшы текст материалы;
- Иң яхшы фотография (фотографияләр сериясе);
- Иң яхшы видеосюжет.
Иң яхшы эшләрнең авторлары истәлекле бүләкләр һәм призлар алачак.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2017 елның декабрендә Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съездын үткәрү кысаларында булачак.
Конкурсның нигезләмәсе белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин: http://www.mnr.gov.ru/activities/list.php?part=2044
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте