22 сентябрь – Бөтендөнья автомобильсез көне

2017 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бөтендөнья акциясе әйләнә-тирә мохиткә автомобильләрнең тискәре йогынтысы турында искә төшерергә һәм кешеләрне альтернатив чаралардан: җәмәгать транспортыннан, велосипедтан яки башка транспорт чараларыннан файдалану зарурлыгы турында фикергә килергә өндәргә тиеш. Традиция буенча, Автомобильсез көндә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре эшкә җәмәгать транспортында һәм ике тәгәрмәчле транспортта киләчәк. Акциягә экологик хәрәкәтләр һәм оешмалар активистлары гына түгел, ә һаваның хәле турында борчыла торган гади гражданнар да кушыла ала.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International