Куйбышев сусаклагычы янына үтүгә каршылык булып тора торган вак ташлар өемнәрен ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары быелның июнендә ачыклады. «Вираж» ЯАҖ тарафыннан төзелеш материаллары яр буенда су объектыннан ярты метр ераклыкта складка салына. Тутырылган территориянең мәйданы 70 кв.м тәшкил итә. Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтүен тәэмин итүче шартларны үтәмәгән өчен, җаваплы затка карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде. 40 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылды. Аны законсыз һәм нигезсез дип санап, закон бозучы дәгъва белән Татарстан Республикасы Тәтеш район судына мөрәҗәгать итте. Дәгъваны карау нәтиҗәләре буенча, Суд дәгъва гаризасын канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул итте. Табигать саклау законнарын бозган өчен, компания штраф түләячәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте