Татарстанда өйрәнерлек һәм үзләштерерлек үрнәк бар. Башка регионнар да Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үрнәгендә эшләргә тиеш, дип саный Түбән Идел бассейны су идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков. Бүген Казанда Түбән Идел Бассейн советының XVIII утырышы узды. Төп темаларның берсе – Идел елгасын тәртипкә кертү.
Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары 2017 елның 26-27 сентябрендә уза торган “ТУЗАНГАЗЧИСТАРТУ-2017” («ПЫЛЕГАЗООЧИСТКА-2017») Унынчы Халыкара конференциясендә катнаша ала. Мероприятиедә катнашу өчен, заявка язарга һәм оештыру комитетының электрон почтадагы адресына җибәрергә кирәк: admin@intecheco.ru.
Калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү, атмосфера һавасының пычрануы һәм Сөлчә елгасы юлын турайтуны дәвам итү. Аксубай районында гражданнарны кабул итү барышында шул һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. Район кешеләре белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов очрашты:
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Туган як экологиясе” проектлар конкурсының беренче этабы тәмамланды.
“Табигатьне йөз ел саклыйбыз!” Шундый девиз астында 2017 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Сочида аеруча саклана торган табигый территорияләр буенча Бөтенроссия форумы узачак. Чараның оештыручысы булып Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тора.
Бүген Казанда йөгереш көне - “Милләтләр кроссы-2017” узды. Массакүләм спорт чарасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә катнашты. “Бу гади спорт чарасы гына түгел, ә социаль әһәмиятле чара. Үз үрнәгебездә без сәламәт тормыш рәвешен һәм спорт һәм физкультурага тартылуны пропагандалыйбыз.
Тау токымнары нәрсәләрдән тора? Нәрсә ул минераллар? Бүген Татарстандагы беренче экологик сыйныф укучылары “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Табигый тарих музеенда булдылар. Табигать турында күчмә дәресне Татарстан Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова үткәрде.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы кысасындагы “Экология елы: дәүләт экологик сәясәтенең яңа векторлары һәм экология өлкәсендәге законнарны модернизацияләү” сессиясе эшендә катнаша. Түбәндәге мәсьәләләр карала:
Әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль система эшен тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрануны җыелма исәпләүләр системасын тормышка ашыру, Татарстан экологлары эшендә матди-техник база һәм мәгълүмати технологияләр – әлеге һәм башка темалар турында бүген Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев һәм Чиләбе өлкәсенең экология министры Ирина Гладкова фикер алышты.
“Яшел Россия” акциясенә меңләгән татарстанлы кушылды. Бөтенроссия күләмендәге акция 2 сентябрьдә старт алды. Бүгенге көнгә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 200дән артык өмә уздырылды. “Татарстанда мондый форматтагы акцияләр һәрвакыт киң колач белән уза, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.