Ике елга иректән мәхрүм ителү. Казанда яшәүче берәүгә, Лаеш районында законсыз ком чыгарган өчен, шундый җәза бирелде. Файдалы казылма урлау факты буенча тиешле карарны Лаеш район суды чыгарды. Табигать саклау өлкәсендә закон бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 2016 елның ноябрендә ачыклады. Экологлар Кызыл Ил авылы янында экскаваторлар һәм йөк автомобильләре ярдәмендә законсыз ком чыгарылуын теркәде. Чыгарылган файдалы казылмаларның күләме 2920 куб.м. тәшкил итә. Казучы үзенең законсыз гамәлләре белән табигый ресурсларга 526 мең сумлык зыян китергән. Әлеге факт буенча РФ ҖК 158 маддәсе 3 өлешенең «в» пункты буенча җинаять эше кузгаттылар: зур күләмдә урлашу. Закон бозучыны җинаять җәзасына тарттылар. Лаеш район суды карары белән, “кара казучы” ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте