Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә ришвәтчелек күренешләре турында, массакүләм мәгълүмат чараларында, “Интернетны һәм “Ышаныч телефонын” да кертеп, урнаштырылган, шулай ук гражданнардан һәм юридик затлардан керә торган мөрәҗәгатьләрдә булган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләре.
2. 2017 елның 3 кварталында Министрлыкның Ришвәтчелеккә каршы программасы чараларын үтәү нәтиҗәләре.
3. Министрлыкта Татарстан Республикасы гражданлык хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмләре турында тапшырган мәгълүматларның дөреслеген тикшерү йомгаклары.
4. 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законны үтәүнең нәтиҗәләрен карау.
Мероприятие барышында каралган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне активлаштыруга һәм ришвәтчелек күренешләрен профилактикалауга юнәлтелгән конкрет чаралар һәм поручениеләр исемлеге эшләнде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте