Экология министры Фәрит Габделганиев атказанган геодезия һәм картография хезмәткәре Александр Краюхин белән очрашты

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев «Роскартография» АҖ генераль директорының киңәшчесе, атказанган геодезия һәм картография хезмәткәре Александр Краюхин белән очрашты. Министр Татарстанда җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу, минерал-чимал базасын файдалану һәм торгызу турында, Татарстан Республикасы территориясендә геологик разведкалау һәм геодезик эшчәнлек турында, файдалы казылмалар запасларына дәүләт экспертизасы үткәрү һәм озак срокка социаль-икътисадый программа төзү турында сөйләде.

Александр Краюхин – “Татарстан Республикасы атласы” (2005); “Башкортостан Республикасы атласы” (2005); “Россиянең социаль-икътисадый үсеше атласы” һ.б. атласларның Редакция коллегиясе әгъзасы. «Политический атлас мира» (“Дөньяның сәяси атласы”) (2005); «Атлас России географический» (“Россиянең географик атласы”) (2005, 2008); «Москва из Космоса» (“Мәскәү Космостан”) (2010); «Комплексный атлас России» (“Россиянең комплекслы атласы”) (2011) һәм башка күп кенә картографик әсәрләрне эшләүдә катнашкан. Ул «Россиянең милли атласын» төзүдә турыдан-туры һәм актив катнаша. Россия картографик продукция экспозициясенең җаваплы оештыручысы буларак, Александр Краюхин күпсанлы халыкара күргәзмәләрдә берничә мәртәбә «Россиянең милли атласын» һәм башка картографик әсәрләрне тәкъдим итте, күп еллар дәвамында Франкфурт-на-Майне шәһәрендә уза торган Халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе эшендә катнаша. Аның җитәкчелегендә эшләнгән һәм күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән күп кенә картографик әсәрләр дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International