Табигать матурлыгы нәрсәдә, нәрсә ул Кызыл китап һәм табигый ресурсларны ничек саклап калырга? Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121нче лицейда узган экологик дәрестә болар бүген төп сораулар булды. Белем бирү чарасын 2 “д” сыйныфы укучылары өчен мәктәп педагоглары белән бергә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Шиһапова үткәрде. Ул балаларга табигать сакчыларының эшчәнлеге турында сөйләде һәм экологик тәртип кагыйдәләре белән таныштырды. Теоретик белемнәрне укучылар шунда ук гамәлдә ныгыттылар: занятие кысаларында укучылар экологик плакатлар ясады. Икенче сыйныф укучылары үзләренең рәсемнәре белән Казан кешеләренең игътибарын табигый байлыкларны саклау мәсьәләләренә җәлеп итәргә теләүләре турында сөйләде. Сыйныф җитәкчесе Раиса Хафизова бу һәм башка социаль плакатларны лицей укучыларының ата-аналары белән бергәләп шәһәр тукталышларына эләчәге турында әйтте. Бу Казанда ЭКОпропаганда алып бару алымнарының берсе булачак. Икенче сыйныф укучылары шулай ук якын араларда яшь экологлар хәрәкәте башларга планлаштыра, чөнки табигать саклау характерындагы чаралар укучыларда аеруча зур кызыксыну уята.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте