Җәмәгать транспорты һәм велосипедлар. Экологлар бүген шәхси автомобильләреннән баш тартты

2017 елның 22 сентябре, җомга

Җәяү йөрү, ике тәгәрмәчле транспорт һәм җәмәгать транспорты. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүген Автомобильсез көн шулай уза. Министр Фәрит Габделганиев бүген җәмәгать транспортыннан файдаланды, юлның күпчелек өлешен җәяү узды. Табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторлары ике тәгәрмәчле транспортка өстенлек бирде. Сүз уңаеннан, ЭКОвелопатруль – быелгы яңалык. Хәзер республикада шактый күп санда рейдлар велосипедларда үткәрелә. “Автомобильсез көн” 16.30 сәгатьтә велоузыш белән дәвам итәчәк, аны Казанда “ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәте оештыра.

Бөтендөнья акциясе әйләнә-тирә мохиткә автомобильләрнең тискәре йогынтысы турында искә төшерергә һәм кешеләрне альтернатив чаралардан: җәмәгать транспортыннан, велосипедтан яки башка транспорт чараларыннан файдалану зарурлыгы турында фикергә килергә өндәргә тиеш.

2016 елда акциядә 65 меңнән артык автомобиль иясе катнашкан иде. Әгәр тәүлек саен эшкәртелгән газлар белән атмосфера һавасына бер автомобиль тарафыннан 5-6 кг пычраткыч матдә чыгарылып ташлануын исәпкә алсак, акция үткәрелгән көнне автомобильләрдән чыгармаларның республика буенча 325 тоннадан күбрәккә кимүе турында әйтеп була.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International