Өмет меридианы

2013 елның 8 феврале, җомга
2013 елның апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә, Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Санкт-Петербург Кинематографистлар берлеге һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль служба нигезләгән “Өмет меридианы” Бөтенроссия экологик фильмнар фестивале уздырылачак.
Аның төп бурычы булып кинематографистларның һәм экологларның яхшы әйләнә-тирәлекне саклау буенча эшчәнлекләрен берләштерү тора. Фестиваль кысаларында фәнни-практик конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәк.
Фестиваль турында өстәмә белешмәләрне http://rpn.gov.ru/node/5737адресы буенча алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International