Татарстан Президенты Рөстәм Миңлеханов киңәйтелгән коллегия әгъзаларына утырышта катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җәмәгать оешмалары белән эшләвен аерым билгеләп үтте. Шулай ук транспортка газ-мотор ягулыгы иңдерү перспективаларына игътибар юнәлтте, бер үк вакытта экологик булмаган транспорт куллануны чикләргә чакырды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына йөкләмәләр арасында Президент перспективалы төзелеш участокларын алдан-ала геологик өйрәнүне, яңа төзелешләр планлаштырганда республиканың Төзелеш министрлыгы белән хезмәттәшлек итүне, шулай ук экологик бозышларны профилактикалауны атады. Рөстәм Миңлехановның сүзләренчә, һәр төзелеш “яшел стандарт”ка туры килергә тиеш.
Коллегиядән соң журналистларга интервью биргәндә Татарстан Президенты: әйләнә-тирәлеккә кешеләр дә керә. Кешенең табигатькә мөнәсәбәте күп яктан аның тәрбиясенә һәм гаилә мөнәсәбәтләренә бәйле. Шуңа күрә балаларны экология дөньясына яшьли җәлеп итә башлау мөһим, – дип белдерде. Сергей Донской да, Президентны җөпләп: ”Ата-аналар гына балада табигатькә сак мөнәсәбәт тәрбияли ала”, – диде.
Йомгаклау коллегиясе соңында Президент Рөстәм Миңлеханов һәм Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының иң яхшы белгечләренә бүләкләр тапшырдылар.