Файдалы казылма хәзинәләре буенча комиссия утырышы нәтиҗәләре

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында файдалы казылма хәзинәләре буенча комиссия утырышы булып узды, аңа комиссия рәисе урынбасары, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин рәислек итте. Утырышта эзләп табылган файдалы казылма хәзинәләренә дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре каралды.
Белгечләр тарафыннан Татарстанның Лаеш муниципаль районында төзелешкә яраклы Габишев ком чыганакларын геологик өйрәнү һәм тикшерү, Саба муниципаль районында Көек бурташ чыганагының төньяк-көнчыгыш флангын тикшерү буенча эшләр башкарылган, шул ук районның Байлар Сабасы участогында төзелешкә яраклы ком чыганагы тикшерелгән. Шулай ук Кама елгасының 1705,2-1709,9 км судно йөреш интервалындагы “Яшел утрау” ком – вак таш токымнары чыганагын, республиканың Ютазы районында Дымтамак юл төзелешенә яраклы ком – вак таш катнашмасы чыганагының төньяк участогын тикшерү буенча хисап тапшырылган. Татарстанның Әлмәт районындагы “Баграҗ” участогында юл төзелешенә яраклы бурташ чыганагында да геологик өйрәнү һәм тикшерү үткәрелгән.
Утырышта “Бакалея” предприятиесе тарафыннан файдаланыла торган Берсут ком – вак таш токымнары чыганагы буенча хәзинәләрне гамәлдән чыгаруга карата аңлатма язуларына бәйле сораулар да күтәрелде. Арбитраж аппеляция судының чыганактан файдалануны тыю турындагы карарына бәйле рәвештә, чыганак бу предприятие балансыннан төшерелде һәм җир асты байлыкларының бүленмәгән фондына күчерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International