«Россия чаңгы юлы – 2013»

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
10 февраль, якшәмбе көнне “Россия чаңгы юлы – 2013” дип аталган Бөтенроссия массакүләм ачык чаңгы узышлары булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы да актив катнашты. Чаңгыга, гаилә әгъзалары белән бергә, министрлыкның 50дән артык хезмәткәре басты.
Бу 1982 елдан бирле ел саен үткәрелә килүче иң күмәк чаңгы узышы булып тора. Ил халкы өчен ул кышкы спорт бәйрәменә әверелде. Быелгы “Россия чаңгы юлы – 2013” 31нче шундый бәйге иде. Казанда ул 2013 елгы Универсиадага һәм 2014 елгы Сочи Олимпиадасына багышланды. Бәйгедә 22 меңгә якын татарстанлы катнашты.
“Россия чаңгы юлы”ның Татарстан халкында популярлыгын анда елдан-ел күбрәк кеше катнашуы әйтеп тора. Стартка оешмалардан, предприятиеләрдән һәм уку йортларыннан теркәлгән кешеләрдән тыш, актив ял һәм сау тормыш яратучы башка бик күпләр дә басты.
Спорт ярышлары программасы барлык мәйданнарда күңел ачу чаралары, бергәләшеп чәй эчүләр, конкурста катнашучылар өчен оештырылган төрле конкурслар белән тәмамланды. Иң күмәк бу “Россия чаңгы юлы”ның иң зур рекорды исә – анда катнашучыларның елмаюлы, дәртле йөзләре булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International