Идел буе федераль округыннан эко-яңалыклар

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
Оренбург өлкәсендә «Миллион агач»
Оренбург өлкәсендә “Миллион агач” программасы тормышка ашырылды. Проект кысаларында өлкәнең барлык административ районнарында 2011 ел һәм 2012 елның язы дәверендә 2.45 млн нарат, каен, пирамидаль тупыл, кара тупыл, корычагач, чыршы, тал, юкә һәм башка агач һәм куак токымнарының чәчкеннәре һәм үсентеләре утыртылды.
Проект буенча ике еллык эш барышында бу акция өлкәнең оешма һәм предприятиеләре арасында гына түгел, халык арасында да киң танылды. Оренбург шәһәрендә генә дә җирле халыкка, шәһәр территориясендә утырту өчен, 1500 данә агач чәчкене һәм үсентесе бушлай бирелде.
Башкортстанда иң яхшы экологик фәнни хезмәткә конкурс игълан ителде
Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы иң яхшы фәнни хезмәткә конкурс игълан итте. Анда катнашуга республиканың урта махсус һәм югары уку йортларында укучы студентлар һәм аспирантлар чакырыла.
Экология өлкәсендә иң яхшы фәнни хезмәткә конкурс үткәрүнең төп максатлары булып экология белгечләре әзерләүнең сыйфатын яхшырту, студентларның экологик фәннәрне өйрәнү теләген көчәйтү, шулай ук фәнни тикшеренүләрне киңәйтү тора.
Эшләр электрон рәвештә һәм кәгазьдә БР Экология министрлыгында (Уфа ш., Ленин ур., 86 й., 213 каб.) 2013 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашучыларның проектларын төрле табигать саклау ведомстволары, Россия Яшь галимнәр берлегенең БР региональ бүлекчәсе һәм БР Мәгариф министрлыгы вәкилләреннән торган профессиональ жюри бәяләячәк.
Конкурсны үткәрү турында өстәмә белешмәләрне БР Экология министрлыгының рәсми сайтыннан алырга мөмкин: www.mprrb.ru (“Актуаль информация” бүлеге). Белешү өчен телефоннар: (347) 272-36-85, 272-99-79.
Уфада «Дөньяның 200 хәзинәсе» дигән экологик марафон уздырылды
Уфада “Дөньяның 200 хәзинәсе” дигән еллык шәһәр экологик марафоны уздырылды. Аның төп максатлары – укучыларның игътибарын әйләнә-тирәлекнең торышына, Җирдә биологик төрлелекне саклауга юнәлтү, дөньяга экологик караш һәм табигый байлыкларга сак мөнәсәбәт тәрбияләү.
Жюри җиңүчеләрне “Сәхнә миниатюрасы” һәм “Стена газетасы” дигән ике номинациядә билгеләде.
Бу чараның кызыклы исеме шуннан килә – галимнәр безнең планетада 200 “экорегион” бар дип саный. Бөтен җир шарының биологик төрлелеге нәкъ әнә шуларда тупланган. Һәм, Җирне экологик кыйралыштан һәм һәлакәттән коткару өчен, әнә шул 200 тиңсез кыргый табигать почмагының чисталыгын сакларга кирәк.
Ульяновскида «Чәчәк аткан сирень» проекты тормышка ашырыла
Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов әмере белән Урман хуҗалыгы, табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, “Чәчәк аткан сирень” фестивале кысаларында, сиреньнәр утырту буенча тәкъдимнәр әзерләде. Бу чара “Үз агачыңны утыртып үстер” дигән өлкә акциясенә кертелгән һәм 2013 елның 15 маена билгеләнгән.
“Акциядә Министрлык хезмәткәрләре, Ульяновск шәһәре администрациясе, шулай ук иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләре катнашачак”, – дип аңлатты Урман хуҗалыгы, табигатьтән файдалану һәм экология министры Дмитрий Федоров.
Ульяновскида экологик интернет-конференция (вебинар) үткәрелә
Ульяновскида “Экологик белем бирү: проблемалар, идеяләр, инновацияләр” дигән, Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган II Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үткәреләчәк.
Конференция үткәрүнең форматы – читтән торып катнашлы вебинар. Төп максаты – мәгариф оешмаларының һәм иҗади педагогларның экология һәм табигать фәннәре өлкәсендә белем бирүдәге инновацион эшчәнлеген ачыклау, берләштерү һәм киң тарату.
Конференциядә катнашырга мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү оешмаларының, гомуми белем бирү мәктәпләренең, гимназияләренең, лицейларының, кадет корпусларының, башлангыч, урта, югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү йортларының педагоглары, мәдәният оешмалары, китапханә, социаль тармак хезмәткәрләре, журналистлар һәм хәбәр тарату чаралары, мәгариф, фән, җәмәгать, коммерция оешмалары, дәүләт хакимияте органнары чакырыла.
Самара өлкәсендә «ЭкоЛидер» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
Самара өлкәсендә еллык региональ “ЭкоЛидер” конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурс 2012 елда табигатьне саклау эшендә иң зур уңышларга ирешкән муниципаль берәмлекләрне, индустрия предприятиеләрен, экология һәм җәмәгать оешмаларын, уку йортларын, хәбәр тарату чараларын, Самара өлкәсендә яшәүчеләрне ачыклауны максат итеп куя.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелә: “Шәһәр”; “Район”; “Индустрия гиганты” (1000нән артык эшчесе булганнар); “Экологик оешма”; “Җәмәгатьчелек”; “Мәгариф” (эчке номинацияләре: “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы”, “Урта буын белем бирү оешмасы”, “Һөнәри белем бирү оешмасы”); “Хәбәр чаралары”; “Энтузиаст”; “Профи”.
Конкурста катнашуга гаризалар быел 15 апрельгә кадәр “Табигатьне саклау үзәге”нә җибәрелә (443068, Самара ш., Ново-Садовая ур., 106 й., 106 корп., 5 оф.; тел. 372-82-39, e-mail: eco_action@samaramail.ru.)
Конкурс турында җентекле белешмәләр, бәяләү критерийлары һәм гариза формалары белән сайтның “Эколидер конкурсы” бүлегендә танышырга мөмкин.
Удмуртиядә юниорларның Россия милли су конкурсы
Табигый байлыклар һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгы Удмуртия гомуми һәм урта махсус белем бирү оешмаларының югары классларының 14-20 яшьлек укучыларын Юниорларның Россия милли су конкурсының региональ этабында катнашырга чакыра. Бу чара 2013 елда Удмуртия Республикасында “Әйләнә-тирәлекне саклау елы” үткәрү планы кысаларында оештырыла. Хәзерге уку елы конкурсының девизы – “Су: киләчәкне проектлыйбыз”.
Юниорларның Россия милли су конкурсын РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән Экологик проектлар консалтингы институты (Мәскәү ш.) үткәрә, һәм ул Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле милли “Мәгариф” проекты кысаларындагы “Нәтиҗәләре буенча талантлы яшьләрне яклау өчен премияләр бирелә торган олимпиадалар һәм башка конкурс чаралары исемлеге”нә кертелгән. Конкурсны ун ел үткәрү чорында анда 15 меңнән артык югары класс укучысы катнашкан.
Конкурс региональ һәм россия-күләм булган ике этапта үткәрелә. Региональ этапта җиңүче россия-күләм Мәскәү этабында безнең республиканың вәкиле була, ә аның иң яхшы катнашучысы Юниорларның Халыкара су конкурсына, Швеция башкаласы Стокгольмга бару хокукы ала.
2012-2013 уку елы конкурсына эшләр 2013 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Проектның электрон версиясе zar-eco@yandex.ru электрон адресына җибәрелә. Юниорларның Россия милли су конкурсының региональ этабы турындагы Положение белән безнең сайтның “Документлар” бүлегендә (“Экологик куркынычтан саклану көннәре” бүлекчәсендә) танышырга мөмкин.
Конкурсның региональ этабында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү 2013 ел март аеның соңгы декадасында, ел да билгеләп үтелә торган Бөтендөнья су ресурслары көненә туры китереп, тантаналы шартларда үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International