Идел-Кама территориаль идарәсенең эшчәнлек нәтиҗәләре

2013 елның 5 феврале, сишәмбе
Чистай шәһәрендә Идел-Кама территориаль идарәсенең 2012 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Равил Кузюров катнашты.
Җентекле доклад белән Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов чыгыш ясады, анда аеруча игътибарны экологик торышны яхшыртуда актив катнашучы регион халкы белән тыгыз хезмәттәшлеккә юнәлтте.
Киңәшмәдә дәүләти экологик күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук регионда яшәүчеләр белән ныклы бәйләнеш урнаштырган халык контроленең нәтиҗәлелеге тикшерелде.
Равил Кузюров Идел-Кама территориаль идарәсе эшчәнлегенә “канәгатьләнерлек” дигән бәя бирде һәм муниципаль районнарның әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүләрдән килә торган керемнәр исәбенә муниципаль бюджеттан финанслана торган табигатьне саклау чараларын үтәүләрен аеруча игътибарга алырга киңәш итте. Шулай ук табигать саклау законнарын бозучыларга беркетмәләр төзүнең сыйфатына, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирүгә, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.
Идел-Кама территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International