Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау елы эмблемасын ясауга конкурс төгәлләнде. Анда Владимир өлкәсе Муром шәһәреннән Денис Ежов җиңеп чыкты. Конкурста җиңүченең фаразынча, эмблемага мөһим фикри эчтәлек – бердәмлек идеясе салынган: илдәге экологик хәлне үзгәртү өчен, Туган илебезнең бөтен халкын берләштерергә кирәк. Эмблемада Россиянең сүрәте регионнарга һәм шәһәрләргә бүленешсез бирелгән. Ул Җир шары түгәрәгендә.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Пролетар урамы, 19 адресына рейдка бардылар. Алдагы көндә “Халык контроле” дәүләти информация системасына рөхсәтсез төзелеш һәм каты көнкүреш калдыклары чүплеге турында хәбәр кергән иде.
15 апрель көнне Татарстанның күп кенә вузларында, китапханәләрендә һәм фәнни оешмаларында экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә багышланган төрле конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр, бәйрәмнәр, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар уздырылды. Иң яшь табигать дуслары да игътибардан читтә калмады. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәрләре, Зооботаник бакча хезмәткәрләре белән берлектә, “Яшь эколог мәктәбе” балалары өчен Казан Зооботаник бакчасы буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр.
15 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 7нче Казан шәһәр клиник больницасы янындагы күлне чистарту һәм төзекләндерү буенча киңәшмә булып узды. Түгәрәк өстәл артына Министрлык, Казан шәһәр Башкарма комитеты, Министрлыкның Иҗтимагый экологик советы, “Татинвестгражданпроект” проект оешмасы вәкилләре җыелды.