Күлне төзекләндерү

2013 елның 12 апреле, җомга
15 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 7нче Казан шәһәр клиник больницасы янындагы күлне чистарту һәм төзекләндерү буенча киңәшмә булып узды. Түгәрәк өстәл артына Министрлык, Казан шәһәр Башкарма комитеты, Министрлыкның Иҗтимагый экологик советы, “Татинвестгражданпроект” проект оешмасы вәкилләре җыелды. Соңгылары 7нче Казан шәһәр клиник больницасы янындагы территорияләрне, шул исәптән Кече Акчарлак күле тирәсен төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Киңәшмәдә төрле тәкъдимнәр әйтелде, мәсәлән, яр ишелмәләрен георәшәткәләр белән һәм югары су үсемлекләре утыртып ныгыту вариантларын тикшерергә киңәш ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International