«Халык контроле»

2013 елның 16 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Пролетар урамы, 19 адресына рейдка бардылар. Алдагы көндә “Халык контроле” дәүләти информация системасына рөхсәтсез төзелеш һәм каты көнкүреш калдыклары чүплеге турында хәбәр кергән иде. Шул ук көнне территориянең хуҗасы булган “Заречье” идарә компаниясе белән әңгәмә үткәрелде. Министрлык вәкилләре шул урынга барганда, коммуналь служба хезмәткәрләре территорияне җыештырып бетергән иде инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International