15 апрель – Экологик белемнәр көне

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
15 апрель көнне Татарстанның күп кенә вузларында, китапханәләрендә һәм фәнни оешмаларында экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә багышланган төрле конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр, бәйрәмнәр, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар уздырылды. Иң яшь табигать дуслары да игътибардан читтә калмады. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәрләре, Зооботаник бакча хезмәткәрләре белән берлектә, “Яшь эколог мәктәбе” балалары өчен Казан Зооботаник бакчасы буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр. Әйләнә-тирәлекне, андагы үсемлек һәм хайваннарны өйрәнү балаларны табигатькә сак карарга күнектерә. Балада күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык, әйләнә-тирәлеккә эстетик караш тәрбияләнә.
Белешмә өчен:
Ел саен 15 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Экологик белемнәр көне үткәрелә. Аның тарихы 1992 елда Рио-де-Жанейрода узган БМО Конференциясеннән килә, ә анда исән калу стратегиясе һәм кешелекнең тотрыклы үсеше өчен дөнья халыкларына экологик белемнәр бирүнең бик зур әһәмияте билгеләп үтелгән иде.
Безнең илдә бу бәйрәм, иҗтимагый табигать саклау оешмалары башлангычы белән, 1996 елдан бирле билгеләп үтелә, ул һәр елгы “Әйләнә-тирәлекне экологик куркынычтан саклау көннәре” бөтенроссия акциясен башлап җибәрә, акция 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә тәмамлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International