Экологик чиста коллекция

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
Мамадыш районы Мәдәният йортында гадәти булмаган киемнәр коллекциясе күрсәтелде. Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Мамадыш райбашкармасының ЗАГС бүлеге белгечләре экологик чиста калдыклардан хатын-кыз киемнәре әзерләгәннәр. Күлмәкләр, ябынчалар һәм хәтта туй киемнәре өчен материал сыйфатында сырлы кәгазь, журналлар, полиэтилен пакетлар, яшелчә капчыклары һәм башка бакчачылык әйберләре кулланылган. Коллекция белән районның өлкән класс кызлары кызыксынып киткән, шундый киемнәрне чыгарылыш балларында кияргә ниятлиләр икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International