Конкурс дәвам итә

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
“Балалар илне сүрәтли” дигән 7нче республика телевидение конкурсы дәвам итә. Быелгы темаларның берсе Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган. Конкурсны оештыручылар – “Татарстан” ДТРК, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Бердәм Россия” политик партиясенең региональ бүлекчәсе. Бу юлы жюри хөкеменә үз эшләрен Чүпрәле сәнгать мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Конкурс 25 мартта башланды һәм өч этапта уза. 2013 елның 27 маенда йомгаклар ясалып, җиңүчеләр игълан ителәчәк.
http://trt-tv.ru/news/deti-risuyut-stranu-pervye-raboty/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International