Төзелеш калдыклары чүплеге

2013 елның 16 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Киров районы буйлап рейд оештырды. Инспекторларның аеруча игътибары Архангель урамы аша Лагерь станциясенә илтә торган юл буендагы бер кишәрлеккә юнәлде. Андагы чүп-чар тауларының төзелеш калдыклары булуы ачыкланды. Рөхсәтсез чүплекне бетерү бурычы яңа хуҗа – “Бриз” ҖЧҖ төзелеш компаниясенә өстенә салыначак. Хәзер Казан шәһәр Башкарма комитетында 4.5 гектарлы ул җир кишәрлеген аларга тапшыру турында карар кул куюга әзерләнә. Компания территорияне чистартырга һәм кишәрлектә төзелеш башларга ниятли.
Төзелеш калдыкларын утильләштерүне Татарстан Дәүләти төзелеш күзәтчелеге инспекциясе контрольдә тота. Һәр төзелеш оешмасы төзү эшләренең башлануы һәм бетүе турында шунда хәбәр җиткерергә тиеш, проектта калдыкларны утильләштерүгә бүленә торган чаралар күрсәтелергә тиеш. Ләкин эшләрне һәр оешма да кагыйдә буенча гына эшләми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International