ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2013 ел
җомга
15 апрельдә Казанның Зооботаник бакчасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Зооботаник бакча хезмәткәрләре белән берлектә, Экологик белемнәр көне үткәрәләр. Бу күчмә экологик агарту чарасы “Яшь экологлар мәктәбе”ндә укучы балалар өчен оештырыла. Планда – экологик викториналар һәм мастер-класслар, атап әйткәндә, Министрлык хезмәткәрләре балаларга үсемлекләрне дөрес утырту һәм карау турында сөйләячәкләр.

11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 15–18 апрелендә Татарстанның Азнакай, Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнарында 5-8 класс укучылары өчен “Экологик аң көне” кысаларында экологик дәресләр үткәреләчәк. Аларда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашачак.
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Татарстан” ДТРК радиосында “Яңа көн” вакыйгалар панорамасы программасында катнашты. Туры эфир вакытында сүз экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларындагы программаларны тормышка ашыру; “Агач утырт”, “Парклар маршы”, “Атадан улга”, “Чисталык дәресләре”, “Сыерчыклар килде” акцияләрен әзерләү һәм үткәрү; шулай ук санитар-экологик икеайлыкка әзерләнү турында барды. Артем Сидоров радио тыңлаучыларның сорауларына җаваплар да бирде.

10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Идел буе районындагы Каенлык территориясендә 3 рөхсәтсез чүплек таптылар. Рейд Министрлыкның кайнар элемтә телефонына (267-68-87) шәһәр халкыннан кергән хәбәр буенча оештырылган иде. Хәзер табылган материаллар (документлар, чеклар, килешүләр) буенча административ тикшеренү алып барыла.
9 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында General Electric (GE) компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды.
 “Татарстан Республикасы Россиянең динамик үсештәге регионы булып тора, һәм General Electric аңа юынты суларны чистарту чистартуның заманча технологияләрен тәкъдим итәргә әзер. Интеграцияле мембрана системалары юынтыларның күләмен суны кабат файдалану исәбенә киметергә, су әйләнеше системаларында кабат файдалану исәбенә чынлыкта юынтысыз системаларга күчәргә мөмкинлек бирә”, – диде General Electricның Идел буе федераль округындагы бизнес үсеше буенча директоры Денис Перегрудов.

5
апрель, 2013 ел
җомга
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм сортлау, җәмәгать транспортында, йөк автомобильләрендә һәм авыл хуҗалыгы машиналарында газ-мотор ягулыгы куллану кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек вариантлары бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ros Roca Group/INDOX (Испания) компаниясе вәкилләре очрашуында тикшерелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов: әлеге системаларны гамәлгә кертү республика өчен мөһим булган “Иннополис”, “Смарт-Сити” кебек проектларда, шулай ук эре сәүдә үзәкләрендә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюны оештыру һәм башкару җәһәтеннән Татарстан өчен кызыклы булып тора, дип белдерде.
5 апрельдә Казан шәһәренең Совет, Мәскәү һәм Киров районнары Администрацияләрендә предприятие һәм оешмаларның вәкилләре, районнардагы сәүдә комплекслары һәм уку йортлары җитәкчеләре белән республика башкаласында социаль-экологик икеайлык үткәрүне оештыру буенча киңәшмә булып үтте.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, “Җирнең озон катламын һәм климатын саклыйк” дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрә. Бу чара Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ЮНИДО (Индустриаль үсеш буенча берләшкән милләтләр оешмасы) ярдәмендә уздырыла.
Кадерле коллегалар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Геолог көне белән чың күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм – геология ветераннарының да, Җир асты байлыкларын өйрәнүчеләр һөнәрен әле яңа үзләштерә башлаган яшь романтикларның да бәйрәме булып тора. Бу катлаулы һөнәрне сез күңелегез кушканга сайлагансыз. Йөзләрчә, меңнәрчә километр маршрутлар уздыгыз, җир асты хәзинәләре турында бәяләп беткесез белешмәләр тупладыгыз. Көндәлек киеренке хезмәтегездә тирән теоретик белемнәрегез, эш сөючәнлегегез, бурычлылык һәм иптәшлек хисләрегез бергә үрелеп бара. Ул хезмәт иң ихтирамлы һәм мактаулыларның берсе булды һәм шулай калыр да.

Казанның Кабан күлендә кабаттан су пробалары алынды. Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре аларны 16 күрсәткеч – сульфатлар, нитритлар, нитратлар, формальдегид, нефть продуктлары, марганец, тимер, хром һәм башкалар буенча тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр 5–7 көннән билгеле булыр. Экологлар табигатькә салынган зыянны исәплиләр. Белгечләрнең әйтүенчә, урындагы фауна кабат яңартылган, күпләп балык үлү теркәлмәгән. Бу кем эше, вакыйгага ни сәбәпче булган – әле тикшеренү комитеты ачыклый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International