Бердәмлектә көч

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында республика башкаласының чисталыгына һәм тәртибенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Бу турыда Казанның җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашуда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров белдерде.
“Яшел ил”, “Бүтәнгә булыш” һ.б. оешмаларның вәкилләре шәһәрне һәм Татарстан районнарын чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек мәсьәләләрен тикшерделәр. Икеайлык чорында шәһәрдә мәктәп балаларын, студентларны һәм төрле оешма вәкилләрен җәлеп итеп өч акция үткәрү күздә тотыла. Акцияләрдә катнашучылар шәһәрнең иң пычранган почмакларын табып тәртипкә китерәчәкләр.
Казан территориясе 69 секторга бүленеп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторларының 16 төркеменә тапшырылачак, һәм алар көн саен урамнар, ишегаллары буенча рейдларга чыгачаклар. Илһам Сабиров, уртак эшләрнең актив барачагына өмет белдереп: “Бердәмлектә көч. Сезнең ярдәм бик кирәкле, шәһәр урамнарындагы тәртип һәм чисталыкны контроль органнары гына тәэмин итеп бетерә алмый бит”, – диде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының информацион-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгы Владислав Юранец “Халык контроле” мәгълүмәт хезмәте турында сөйләде һәм битараф булмаска, нинди дә булса чүплекләр табылган очракта гаризалар һәм фотолар җибәрергә чакырды. Гаризаларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 267-68-87 кайнар линия телефоны буенча да бирергә мөмкин. Декабрь аенда “Халык контроле” хезмәтеннән иң актив файдаланучы “ЭкоЛидер” конкурсының махсус номинациясендә бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International