Инспекторлар күбәйде

2013 елның 16 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасы янында бөтен республиканың территориаль идарәләреннән җыелган инспекторлар сафка тезелде. Барлыгы 57 инспектор булды, шуларның 37се – Кама буе, Кама аръягы, Ык буе, Идел аръягы, Идел-Кама, Көньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк территориаль идарәләреннән. Бүген үк алар, Үзәк территориаль идарә инспекторлары белән бергә, Казан шәһәре буйлап санитар-экологик рейдка юнәлделәр. Бер генә район да игътибардан читтә калмаячак.
Икеайлык чорында башкалабыз 69 шартлы кишәрлеккә бүленәчәк. Көн саен рейдка өчәр кешедән торган 17шәр бригада чыгачак. Инспекторларның бурычы актлар һәм беркетмәләр төзүдән генә тормаячак, һәр рөхсәтсез чүплек контрольгә алыначак, чүп-чарлы территорияләрне чистартуга аерым игътибар биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International