Татарстанның Азнакай муниципаль районының “Алтын балык” балалар бакчасында Җир көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Мәктәпкәчә зур яшьтәге балалар тематик театраль тамаша әзерләгәннәр иде. Алар әйләнә-тирәлеккә сак карарга кирәклек, кешенең һәм табигатьнең үзара бәйләнгән булуы турындагы белемнәрен мавыктыргыч итеп күрсәттеләр.
Чаллы шәһәренең “Кама балалар медицинасы үзәге”ндә Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында оештырылган “Экологик куркынычсызлык” конференциясе булып узды, анда шул исемдәге конкурска йомгаклар ясалды. Март аенда барлык структур тармаклар медицина калдыклары белән эш итү таләпләрен, санитар-эпидемиологик һәм экологик кагыйдәләрне үтәү җәһәтеннән тикшерелгән иде. Конкурс йомгаклары буенча һәм структур тармакта иң яхшы бүлекчәләр билгеләнде.
2013 елның 17 апрелендә аерым предметларны тирәнтен укытулы 1нче Болгар урта мәктәбендә яшь экологларның һәм туган якны өйрәнүчеләрнең “Җир – туган анабыз” дигән фәнни-практик конференциясе булып узды. Аны әзерләү барышында Спас районы Балалар иҗаты йорты тарафыннан экология һәм туган якны өйрәнү буенча конкурслар игълан ителгән иде.