Питрәч һәм Биектау районнарына рейд

2013 елның 19 апреле, җомга
Шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча 15 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Питрәч һәм Биектау районнарына рейд үткәрделәр.
Рейд барышында аеруча игътибар Питрәч, Званка һәм Биектау бистәләренә юнәлтелде. Министрлык белгечләре Питрәч бистәсенең Перчков урамы 12, Аграр ур. 3 адреслары буенча рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыннарын ачыкладылар: контейнерлар тулып ашу сәбәпле чүп-чарны урам юлына түгәләр икән. Җирле халыкның әйтүенчә, чүп-чар коммуналь службаларның начар эшләве аркасында җыелган. Якын-тирә йортларда яшәүчеләрдән тыш чүп контейнерларыннан берничә шәхси оешма һәм предприятие файдалана, чүп-чар күп туплануга шул да сәбәпче.
Көнкүреш калдыклары ташлана торган урыннар Званка бистәсенең Күл буе ур. 10 һәм 15, Урман ур. 10 адреслары буенча да табылды. Гаеплеләр – бистәдә яшәүчеләр үзләре.
Рейдка йомгак ясаганда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Биектау бистәсендәге хәлне уңай бәяләделәр, анда урамнар тәртиптә һәм чиста булган. Полевая ур. 4 йорты янындагы тулып ашкан контейнерлар турындагы искәртү шул урында бетерелгән.
Барлык ачыкланган табигать саклау законнарын бозу фактлары буенча актлар төзелгән. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан административ йогынты чаралары күреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International