20 апрель – республика өмәсе

2013 елның 19 апреле, җомга
20 апрель көнне Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында территорияләрне санитар чистарту буенча өмә уздырылачак. Анда җәмәгать оешмаларының, студентларның, волонтерларның һәм өлкән класс укучыларының актив катнашуы көтелә. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Яшьләр” паркы территориясен чүп-чардан чистартачак, Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты хезмәткәрләре белән берлектә “Эрмитаж” бакчасын җыештырачак, Техник урам турысында Кабан күле яр буен чистартуда катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International