«Экологик куркынычсызлык» конкурсы йомгаклары

2013 елның 19 апреле, җомга
Чаллы шәһәренең “Кама балалар медицинасы үзәге”ндә Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында оештырылган “Экологик куркынычсызлык” конференциясе булып узды, анда шул исемдәге конкурска йомгаклар ясалды. Март аенда барлык структур тармаклар медицина калдыклары белән эш итү таләпләрен, санитар-эпидемиологик һәм экологик кагыйдәләрне үтәү җәһәтеннән тикшерелгән иде. Конкурс йомгаклары буенча һәм структур тармакта иң яхшы бүлекчәләр билгеләнде. Быел күчмә кубок бактериологик лабораториягә бирелде. Мондый конкурсларны ел саен үткәрергә ниятлиләр. Шулай ук “Экологик куркынычсызлык” дип аталган балалар рәсемнәре конкурсына да йомгаклар ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International