Балалар бакчасында Халыкара Җир көне

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Татарстанның Азнакай муниципаль районының “Алтын балык” балалар бакчасында Җир көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Мәктәпкәчә зур яшьтәге балалар тематик театраль тамаша әзерләгәннәр иде. Алар әйләнә-тирәлеккә сак карарга кирәклек, кешенең һәм табигатьнең үзара бәйләнгән булуы турындагы белемнәрен мавыктыргыч итеп күрсәттеләр. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева балаларга әйләнә-тирәлекне саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Шунда ук балалар ата-аналары белән бергә ясаган әйберләрдән “Планетаны чүп-чардан саклыйк” дип аталган күргәзмә дә оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International