Халыкара Җир көне

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Бүген Халыкара Җир-Ана көне (International Mother Earth Day), ул БМО эгидасы астында үткәрелә. Бу бөтендөнья акциясенең төп максаты булып җәмәгатьчелекнең һәм планетада яшәүче һәркемнең игътибарын Җир һәм әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтү тора.
Халыкара Җир көнендә Россиядә, традиция буенча, җәмәгать оешмалары төрле экологик чаралар һәм акцияләр үткәрәләр. Барлык теләүчеләр үз ишегалларын, урамнарын төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә катнашырга мөмкиннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International