Казан Зооботаник бакчасында экологик десант

2013 елның 19 апреле, җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлангычы белән Казан Зооботаник бакчасы чистартылды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында КНИТУ КАИның промышленность һәм экологик куркынычсызлык кафедрасы студентлары зоопарк территориясен чүп-чардан чистарттылар, чәчәкләр һәм үсемлекләр утырту өчен туфрак әзерләделәр. Оештыручылар – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова, промышленность һәм экологик куркынычсызлык кафедрасы мөдире Елена Муравьева.
Бу кафедра студентлары өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә экологик белем бирү чаралары үткәрү яхшы традициягә әйләнгән иде инде, ә бүген алар территорияләрне төзекләндерүгә дә үз өлешләрен керттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International