18–22 апрель – Тыюлыклар һәм милли парклар көннәре (Парклар Маршы)

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
18 апрельдә Тыюлыклар һәм милли парклар көннәре башланды. Россиядә бу датаны беренче тапкыр 1995 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге башлангычы белән билгеләп үткәннәр иде. 18–22 апрель көннәре “Парклар Маршы” исемен алды.
Акция аерата саклаулы территорияләрнең әһәмиятен күтәрүгә, саклаулы табигый территорияләрне тиешенчә җәмәгать яклау астына алуга, халыкны тыюлыкларга, милли паркларга, заказникларга, табигать һәйкәлләренә практик ярдәм күрсәтүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Акция барышында бөтен дөнья кешеләре төрле чаралар үткәрәләр, тик арада иң мөһиме булып экологик белемнәр тарату кала. Халыкка тыюлыкларның һәм милли паркларның безнең өчен гүзәл ландшафтларны, меңнәрчә төр үсемлек һәм хайваннарны кул тимәгән хәлдә саклауларын күрсәтергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International