Күмәк көч белән

2013 елның 20 апреле, шимбә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәрен чистартуга үз өлешләрен керттеләр. Атап әйткәндә, “Өйләнешүчеләр” паркы территориясен чүп-чардан арындырдылар, Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты хезмәткәрләре белән берлектә “Эрмитаж” бакчасын җыештырдылар, Техник урам турысында Кабан күле ярын һәм Харовое күлен чистартуда катнаштылар.
Өмәдә җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар, волонтерлар, яңа өйләнешүчеләр һәм өлкән класс укучылары да актив катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International