Ык буе территориаль идарәсендә экологик белем көннәре

2013 елның 19 апреле, җомга
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Ык буе территориаль идарәсендә Мөслим һәм Азнакай районнарының мәктәп укучылары өчен махсуслашкан аналитик контроль инспекциясенә күзәтү экскурсиясе үткәрелде.
Экскурсия барышында укучылар әйләнә-тирәлекнең сыйфатына күзәтчелек буенча аналитик лабораториянең эше, үлчәү приборлары һәм атмосфера һавасына автоматик контроль системасының диспетчерлык пункты белән таныштылар. Белгечләр аларга лаборатор алымнарның серләре, атап әйткәндә биотест алымы белән токсикологик анализ ясау һәм физик-химик анализ турында сөйләделәр, суны, туфракны, атмосфера һавасын тикшерә торган эш җиһазларын һәм приборларын, суга химик анализ ясауның барышын күрсәттеләр.
Ык буе территориаль округы материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International