«Җир – туган анабыз»

2013 елның 19 апреле, җомга
2013 елның 17 апрелендә аерым предметларны тирәнтен укытулы 1нче Болгар урта мәктәбендә яшь экологларның һәм туган якны өйрәнүчеләрнең “Җир – туган анабыз” дигән фәнни-практик конференциясе булып узды. Аны әзерләү барышында Спас районы Балалар иҗаты йорты тарафыннан экология һәм туган якны өйрәнү буенча конкурслар игълан ителгән иде. Конференциядә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова, Спас районы архив бүлеге башлыгы Рузания Низамова, Спас районы мәгариф бүлеге методисты Маргарита Маркова, игълан ителгән конкурсларда җиңүчеләр һәм Спас, Әлки районнарының мәктәп укучылары катнашты.
Елена Гыйльмеҗанова укучыларны Татарстандагы экологик хәл белән таныштырды, балаларның экологик проектларына бәя бирде, аларны Республика һәм Россия конкурсларында актив катнашырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International