ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
24 апрель көнне Чистай районы Үзәк китапханәсендә “Җир – Галәм яңагында яшь” дигән экологик конференция булып узды. 1нче гимназиянең 3нче класслары һәм “Кадет эко-патруле” экологик отряды укучылары өчен булган бу чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде.

25 апрельдә, республикада үткәрелә торган икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казан базарларына пресс-рейд оештырды. Инспекторлар шәһәрнең Идел буе һәм Мәскәү базарларының санитар-экологик торышын тикшерделәр. Идел буе районында министрлык хезмәткәрләре калдыкларны җыю һәм саклау тәртибен бозуның берничә очрагын ачыклады. Шулай ук, аларның әйтүенчә, киоскларның һәм сәүдә мәйданнарының урнашуы экологик таләпләргә туры килми.


24
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Яшь гражданнарның IV форумы кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республиканың 20 балалар оешмасы лидерларының – “Экологик тәрбия” Форумы мәйданчыгында катнашучыларның түгәрәк өстәле булып узды. “Балалар оешмалары берлеге” җәмәгать оешмасы оештырган бу түгәрәк өстәлдә Форумда катнашучылар табигать саклау һәм экологик белем бирү юнәлешендәге үз проектларын күрсәттеләр.

Бүген, Татарстанда үткәрелә торган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлы территорияләре буйлап пресс-рейд үткәрелде. Тимер юл полосасының һәм якын-тирәдәге Казан шәһәре, Яшел Үзән һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләренең санитар торышын тикшереп узуда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Казан районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе, Горький тимер юлы хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Казанның Укытучылар Йортында мәктәп укучыларының “Зилант” XIII ачык шәһәр экологик форумына йомгаклар ясалды һәм анда җиңүчеләр бүләкләнде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль округы һәм Казан шәһәренең Экология-биология үзәге хезмәткәрләре катнашты.

23
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Түбән Камада Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган “Яшел трамвай” акциясе булып узды. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе оештырды.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре инспекторларының эше, Казан һәм Чаллыдагы экологик рейдлар, терекөмешле энергия саклагыч һәм люминесцент лампаларны, батареяларны һәм терекөмешле медицина градусникларын системалы җыю һәм утильләштерү, – ДТРК “Татарстан” телеканалының “Экологик патруль” программасы кысаларында әнә шундый темалар яктыртылды.


22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Бөтендөнья Җир көненә багышланган чаралар булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан җәмәгатьчелек һәм уку йортлары вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Министрлык башлангычы һәм “Горводзеленхоз” ярдәме белән Казанның ике уку йортында – 20нче гимназиядә һәм 5нче лицейда төзекләндерү һәм яшелләндерү акцияләре уздырылды.

Казанда “Татарстанның нәни Принцессасы 2013” республика матурлык һәм талантлар фестивале булып узды, анда 5 яшьтән 13 яшькәчә булган кызлар катнашты.

Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында “Нәни Мисс Экология” номинациясе игълан ителде. Анда җиңүчеләр Елизавета Калайда һәм Юлия Гречнева булды. Дипломнарны һәм истәлекле призларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова тапшырды.

Сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча “Сыерчыклар кайтты” конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Йомгаклар 21 апрель көнне Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында ясалды. Конкурста катнашу өчен 400дән артык эш тәкъдим ителгән иде, шуларның 20сен жюри әгъзалары җиңүче дип билгеләделәр. Иң яхшы сыерчык ояларының авторларына призлар һәм дипломнар бирелде. Жюри составында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Максидом” компаниясе вәкилләре иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International