Президент грантлары фонды 2019 елда кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә социаль әһәмиятле грантларны тормышка ашырып килә торган гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешмалар арасында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә ике конкурс игълан иткән.
Конкурслар, “Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантлары турында” 30 гыйнвар, 2019 ел, № 30 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, Президент грантлары фонды тарафыннан үткәрелә.
Коммерциясез оешмалар агымдагы елның 15 мартына кадәр һәм 10 июньнән 31 июльгә кадәр үзләренең проектларын тапшыра ала. Шулай ук 2019 елның 14 октябреннән 25 ноябрьгә кадәр инде 2020 елда үтәчәк тәүге конкурска гаризалар кабул итү планлаштырыла. Гаризалар, электрон рәвештә, президентскиегранты.рф сайтында булдырып, шунда тапшырыла.
Конкурста, дәүләти һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш, теләсә кайсы коммерциясез оешма катнашырга мөмкин. Проектлар социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль ярдәм, гражданнарның сәламәтлеген саклау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү, яшьләр, фәнни, мәгариф проектларын тормышка ашыруга ярдәм итү һәм башка юнәлешләр буенча тапшырыла.