“Экология” илкүләм проектында Татарстанның максималь дәрәҗәдә катнашуын тәэмин итәргә”. Александр Шадриков стратегик бурычлар турында сөйләде

2019 елның 1 феврале, җомга

"Экология" илкүләм проекты кысаларында 3 федераль проектны тормышка ашыру өчен Татарстанга 4,8 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. “Иделне савыктыру”, “Чиста су”, “2021 елга кадәр урманнарны саклау” проектлары буенча финанслау тәэмин ителгән. “Безнең бурыч – республиканың илкүләм проектларда максималь дәрәҗәдә катнашуын тәэмин итү” – дип билгеләп үтте министр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе уртак йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында. Моның өчен төп шартларның берсе – проект-смета документларын һәм нигезләү документларын вакытында әзерләү, мәсьәләне муниципалитетлар белән уртак хәл кылу. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 44 чистарту корылмасын төзү һәм модернизацияләү Иделне савыктыру буенча проектның төп юнәлешенә әйләнәчәк. 2024 елга бөек елгабызны ташландык сулар белән пычрату күләмен өч тапкырга киметү күздә тотыла. Моннан тыш "РИТЭК" АҖ, проект кысаларында, Түбән Кама сусаклагычында, узган гасырның 80нче еллар урталарыннан бирле су астында калып, эшсез яткан нефтьүткәргечләрне сүтү проектын эшләгән. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республика мөмкинлекләреннән чыгып, агынты суның елгага эләгүен киметү максатыннан, Идел елгасы яры буйлап саклагыч урман полосасын булдыру буенча тәкъдимнәр эшләгән, бүгенгә проект Татарстанның 2 муниципаль районында  барлыгы 59,4 га мәйданда тормышка ашырылган. “Шулай ук  барлыгы  2,6 млрд сум күләмендә зыян китергән 4 чүп өемен һәм 3 тупланма зыян объектын юкка чыгару чараларын “Чиста су” федераль проектына кертү буенча заявка әзерләнелә. Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә проект-смета документларын эшләүне тизләтергә кирәк”, – дип басым ясап әйтте Александр Шадриков үзенең чыгышында.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International