Чүпрәле районында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча экология дәресе булып узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Сабыйлар – шаян булсалар да, бик тә кызыксынучан, шатлык-борчуларны эчкерсез уртаклашырга әзер торучан “халык”. Сабыйлык чорында балаларда аң- белемнәр, хис-тойгылар формалаша, сәләте һәм кызыксынулары үсә. Шуны истә тотып, Чүпрәле районының “Иске Чүпрәле 2 нче балалар бакчасы” мәктәпкәчә учреждениесендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча экология дәресе үткәрелде.

“Балалар, сөйләшмичә, кычкырмыйча, бер-берегезгә эндәшмичә, анда-монда йөгермичә, урман сукмагы буйлап шыпырт атлап барганыгыз бармы икән? Мондый мизгелләрдә кызыклы бик күп нәрсәләрне: куак төбендә посып утыручы куянны, ботактан-ботакка сикереп йөрүче йонлач койрыклы тиенне, тукранның агач кәүсәсен томшыгы белән чукып утыруын яки тычканнарның “өй”ләренә печән ташуын, үрмәкүчләрнең пәрәвез үрүен, бал кортларының чәчәкләрдән бал җыюын һәм тагын әллә ниләрне күрергә була”, – дип башлады экология дәресен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел яръягы территориаль идарәсе белгече. Экологик тәрбия балаларны хайваннарга, үсемлекләр, гаилә әгъзаларына карата җаваплылык хисе тоярга, ягъни аларны кемнәрдер һәм нәрсәләрдер турында кайгыртырга өйрәтә. Табигать белән якыннанрак таныштырганда, сабый аның бөтен матурлыгын аңларга өйрәнә.

 Чара табигатьнең гүзәллеге, аның гаять зур, кызык, гаҗәеп һәм әкияти дөнья булып торуы, кешеләргә күпме шатлык, рәхәтлек китереп тә, бездән бары тик бер генә әйбер – үзенә карата сакчыл, рәхим-шәфкатьле мөнәсәбәт кенә соравы турында сөйләшүдән башланып китте. Сабыйларга экологиягә кагылышлы сораулар бирелде һәм биремнәр тәкъдим ителде. Нәниләр аларның күбесенә дөрес җаваплар ирештерде. Викторина барышында балалар әйләнә-тирә мохит тормышыннан кызыклы бик күп әйберләр, шулай ук экологик проблемалар турында да белүгә иреште.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International