ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә ташландык суларны агызу турында “Кайнар линия” телефоны аша шикаять кергән. Инспекторлар, кичекмәстән, шул урынга барып, закон бозу фактын раслаган. Тикшерү барышында Залесный проспект урамында урнашкан бер коттедждан хуҗалык-көнкүреш суларының агып торуы билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланган уртак йомгаклау коллегиясенә журналистларны аккредитацияләү 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары һәм “Росрыболовство” Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, балыкларның һавасызлыктан интегеп үлүләрен кисәтү эшләре кысаларында, Югары Кабан күле бозында йөздән артыграк чокыр тишкән.

Алексей Леонов исемендәге Рус географик җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары Казан шәһәренең Изумрудное күлендә дөнья рекорды куйган. 

Казандагы бер предприятие лицензия алмаган килеш кенә җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен 800 мең сум штраф түлиячәк. РТ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2018 елның ноябрендә Буа районы Яшевка авылындагы гидротехник корылмадан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында 8310 данә балык һәлак булган. Авылда яшәүчеләрдән телефон аша алынган хәбәрне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторларыннан һәм “Росрыболовство” ТР буенча идарәсе белгечләреннән торган комиссия тикшергән.

 11 596 м3 мәйданда законсыз төстә известьташ чыгарылган. Әлмәт районында гомумтаралган казылма байлыкка кул сузу факты буенча җинаять эше кузгатылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Новотроицкое» җир асты биләмәсендә гомумтаралган файдалы казылма чыгаруның тәүге очрагын узган елның август аенда теркәгән.

“Дөнья картасына күз салыгыз әле. Анда күк төс өстенлек итә. Бу – су: океаннар, диңгез, күл, елгалар. Планетабызда тулы бер су патшалыгы хөкем сөрә,” – Кама буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылының балалар бакчасындагы дәресне әнә шундый сүзләрдән башлап җибәрде.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Узан елның көзендә Әлмәт шәһәрендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган.  3542 кв.м мәйданда деэмульгатор базасын сүткәндә химик матдәләр тутырылган 15 резервуар табылган.

Бүген мәктәп укучыларының “Зилант” ХIХ шәһәр экологик форумына 400дән артыграк вәкил җыелды. Биредә 6-11 сыйныф укучылары экология өлкәсендәге уңышлары: хайваннар һәм туфракка тикшеренүләр үткәрү нәтиҗәләре белән, табигатьне саклау турында хисаплары белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International