Табигатьне саклау законнарын бозуның 6 меңнән артыграк очрагына чик куелып, барлыгы 55,3 млн. сумлык штраф түләтелде. Хокук саклау органнары белән уртак эшләү кысаларында 35 җинаять эше кузгатылды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе уртак йомгаклау коллегиясендә министр Александр Шадриков дәүләт экологик күзәтчелеге нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, әнә шундый саннар китерде. “Планлы тикшерүләр күләме өчтән бер өлешкә кимеде, ә комплекслы чаралар ачыкланган закон бозуларны 10%ка киметү мөмкинлеге бирде. Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча җәмгысе 132,9 млн. сумга төшкән табигатьне саклау чаралары үткәрелде”, – дип билгеләп үтте ул. Муниципаль берәмлекләр белән берлектә барлыгы 1760 законсыз чүплек юкка чыгарылган. Гражданнардан алынган 11 мең чамасы мөрәҗәгать буенча тиешле чаралар күрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте