Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Уңган-булган хезмәткәрләргә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Республиканың экологик иминлеген тәэмин итүгә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткән өчен күзәтчелек эшчәнлегенә мониторинг бүлеге начальнигы Аверьянова Лилия Сәгыйтҗан кызына, гидрогеология һәм судан файдалануны җайга салу бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Бойченко Наталья Викторовнага, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе начальнигы Әхмәтҗанов Рафис Габделхалик улына, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе консультанты Сафин Марат Вәгыйз улына “Татарстан Республикасының атказанган экологы” дигән мактаулы исем бирелде.
Нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың әйләнә-тирә мохитеннән сакчыл файдалануга, аны торгызу һәм саклауга зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясенең 1нче категорияле белгече Латыш Фирдәүсә Камил кызына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.
Югары дәрәҗәдә һөнәри осталыгы, күп еллык намуслы хезмәте һәм Россиянең минераль-чимал базасын үтсерүгә үзеннән зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының бүлек начальнигы Ахманова Татьяна Петровна “Җир асты байлыкларын эзләү отличнигы” дигән күкрәккә тагу билгесе белән бүләкләнде.
Табигатьне саклау өлкәсендә күп еллык намуслы хезмәте, хезмәт бурычларын югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык белән үтәве һәм 2018 ел йомгаклары буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Буланова Нурия Фәрит кызы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте