Коллегия ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышлап үткәрелә.
Утырыш Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә уза.
Чара башланганчы, Рөстәм Миңнеханов ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Табигатьтән файдалану буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов озатуында экологлар әзерләүче югары уку йортлары студентларының фәнни хезмәтләре белән танышты.
Татарстан Президенты шулай ук республика буенча дәүләт экологик күзәтчелеге йомгаклары һәм Татарстанның “Экология” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруда катнашу планнары белән таныштырылды.
Шуннан соң республика Президенты “Чиста булачак!” экологик хәрәкәтенең күргәзмә мәйданчыгын карады. Биредә ул галим-биолог, ТР атказанган экологы Валериан Гаранинның (сүз уңаеннан, коллегиядә әлеге галимнең дә катнашуын әйтеп үтик) истәлекләре нигезендә Татарстан Республикасында табигатьне саклау тарихы турында Людмила Карташова язган китап белән танышты.
Бүгенге чараларда шулай ук Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнаша.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте