Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 29 нчы мәктәбе укучылары белән табигатебезнең нәзберек “холкы”, ресурсларны сак тоту һәм әйләнә-тирә мохитне пычратуны киметү ысуллары турында әңгәмә үткәрде. “Сәнәгатьнең төрле тармакларының әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын өйрәнү белән Сәнәгать экологиясе шөгыльләнә. Белгечләр хәтәр производстволарны рациональ урнаштыру, ресурсларны, энергияне сак тоту мөмкинлекләре бирүче технологияләрне һәм техник яктан камил, имин башка технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысына күз-колак булып тора”, – дип сөйләде экологлар. Алар шулай ук һәркайсыбызның әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау темасына кагылып, балаларга, мәктәп укучысы туып-үскән төбәгенең табигый байлыкларын саклап калу эшенә үзеннән нинди өлеш кертә ала, дигән сорау бирде. Без икенчел чимал тапшырып һәм чүпне махсус җилгеләнгән урыннарга гына ташлап, эко-волонтерларга ярдәм итеп һәм өмәләрдә катнашып тирәлегебезне саклауга өлеш кертергә тырышабыз, дип бертавыштан диярлек җавап бирде укучылар. “Экологиягә карата яхшы мөнәсәбәттә булуыгызны, аның хакта барысын да белеп торуыгызны күрү күңелдә зур канәгатьлек хисләре уята. Тотрыклы үсешне тәэмин итү, Җир йөзендә тереклекнең күп төрлелеген саклап калу өчен барыбызга да кулга-кул тотынышып эшләү кирәк. Хәзерге вакыта безнең һәркайсыбыз экосистемаларның сакланылышы өчен җаваплылык хисе тоеп яшәргә тиеш”, – дип өйрәтте үсеп килүче буынны табигатьне саклау ведомствосы белгечләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте