Экологик белем – Татарстан экологлары эшчәнлегенең төп өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Республиканың табигатьне саклаучылар коллегиясендә әнә шулай дип билгеләп үтелде

2019 елның 1 феврале, җомга

Татарстан Президенты кушуы буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, республикабызның барлык муниципаль районнарында 96 экосыйныф – экологик белем бирү үзәге ачылды. Министрлыкның территориаль идарәләре хезмәтләре аларга остазлык итә, дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе әйтүенчә, экологлар 2018 елда мәктәп укучылары белән  1161эко-дәрес үткәргән, мондый дәресләргә  24672 укучы җәлеп ителгән. “Министрлык, студентлар белән эшләү өчен, булачак экологлар әзерләүче 7 югары уку йорты белән килешү төзеде. Практика үткәндә, студентлар безнең лабораториябез белән танышу һәм әйләнә-тирә мохит компонентларын күзәтүләр мәгълүматларыннан файдалану мөмкинлегенә ия. Студентларның иң активлары Министрлыкның Иҗтимагый инспекторлары сафларына кушыла, ә бик әйбәт нәтиҗәләргә ирешүчеләре Министрлыкның штаттагы хезмәткәрләренә әйләнә”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков  ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану буенча федераль хезмәт ТРдагы идарәсенең 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган уртак йомгаклау коллегиясендә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International